tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә IV өлкә татар хатын-кызлары җыены
Түбән Новгород өлкәсендә IV өлкә татар хатын-кызлары җыены

Түбән Новгород өлкәсендә IV өлкә татар хатын-кызлары җыены

Үткән җомга, 9 апрель көнне, Кочко-Пожар мәдәният йортында ике зур мәдәни чара булып үтте – IV өлкә татар хатын-кызлары җыены һәм шулай ук IV өлкә “Нижгарбикә” конкурсы. Төп оештыручылар булып, һәрвакыттагыча, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган як” газетасы, өлкә һәм районара “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмалары, Кочко-Пожар авыл администрациясе һәм мәдәният йорты чыктылар. Информацион ярдәмне өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь районының “Сельские вести” газеталары белән Сергачтагы “Татар радиосы – 91,4” күрсәтте.

Җыенга килгән Түбән Новгород, Дзержинск шәһәрләре, Пильна, Спас, Сечен, Сергач, Кызыл Октябрь районнары делегацияләрен регистрацияләү 10.30 сәгатьтә үк башланды, йөзгә якын кеше теркәлде. Үткән елда бу чараларның инде көне белән дә билгеләнгән булуыбызга карамастан, билгеле сәбәпләр буенча алар уздырылмады һәм шуңа да сагындырылган, сөйлисе сүзләр күп җыелган, җыен башланганчы өлкәнең төрле җирләреннән килгән ханымнар үзара рәхәтләнеп аралашты, бу заманның популяр татар язучысы Зифа Кадырованың автографы белән китапларын бик теләп алды, язучы белән танышты, истәлеккә фотога төште. Аларның һәркайсының урыннарда телебезне, мәдәниятебезне саклап үстерүгә зур өлеш кертүче, автономия оештыра килгән барча чараларда актив катнашучылар икәнен искә алып, барысына да татлы күчтәнәч – чәк-чәк тә таратылды.

Җыенга олы кунаклар да чакырылган иде – билгеле язучы Зифа ханым Кадырова, “Сөембикә” журналының редактор урынбасары Гөлнур ханым Сафиуллина, Татарстанның атказанган һәм халык артисткалары Резеда Шәрәфиева белән Алина Шәрибҗанова. Зифа ханым “Туган як” редакциясенең, шәхсән редактор Олег Әндәрҗановның чакыруы буенча килде, Гөлнур ханым күптәнге теләген тормышка ашыру җае чыкканга шатланып, өлкә татар автономиясе, шәхсән өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллинаның тәкъдимен бик теләп кабул иткән, ә инде билгеле, яраткан җырчыларыбызны бу чарага Бөтендөнья татар конгрессы бүләк итеп юллады.

Казан кунакларын Кочко-Пожар үзешчәннәре мишәр такмакларын башкарып, җирле милли ризык белән каршыладылар, бергәләп биеп тә алдылар, аннары өлкә татар автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов сәламләде. Бу хакта видеоны безнең инстаграм сәхифәсендә карый аласыз.

Җыен Дзержинск шәһәреннән килгән кызларның матур татар биюе белән башланды, ә Зилә Ардинатовна ачып җибәргәч, беренче сүзне шулай ук Рамил Әхмәтовичка бирде. Рамил абый өлкәнең төрле якларыннан җыелган ханымнарны котлап, аларның телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклап үстерү өлкәсендә куйган олы хезмәтләрен, җәмгыятьтә тоткан урыннарын билгеләде, тулаем “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегенә югары бәя бирде, шулай ук киләчәк җанисәп кампаниясенә дә тукталып үтте.

Аннары сүз Зифа апабызга бирелде. Ул безнең газета укучыларына “Туган як”та бастырылган берничә повесть авторы буларак яхшы таныш. Аның барлык әсәрләре дә бик тормышчан, гади халык турында, җиңел язылган һәм бер сулышта укыла. Китапларын да укыган саен укыйсы килә, геройлары белән бергәләп елыйсың да, шатланасың да, барлык вакыйгаларны йөрәк аша үткәрәсең. Зифа Абделвәли кызы үзенең иҗат юлы белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Ул тумышы белән Башкортостанның Ахун авылыннан (исегездә булса, “Сагынырсың, мин булмам” повестенда нәкъ шул авыл турында сүз бара), 1978 елда Яр Чаллыга төзелешкә килә һәм шунда төпләнеп кала. Ә инде яза башлый 48 яшендә генә. “Минем һәрбер әсәремдә үземнең, гаиләмнең тормышыннан нинди дә булса мизгел чагылыш таба. Сюжетларым да тормыштан алына. Кайчак берничә гаилә, берничә хатын-кыз тормышын берләштереп, бер образ тудырам. Әсәрләрне язганда мин геройларның барлык хис-кичерешләрен йөрәгем аша үткәрәм, алар белән бергә кайгырам, бергә шатланам”, – дип сөйләде Зифа ханым.

Йөз еллык тарихы булган “Сөембикә” журналы (элек ул “Азат хатын” дип атала иде) вәкиле Гөлнур Сафиуллинаның да чыгышы бик эчтәлекле булды. Ул журнал эшчәнлеге белән таныштырды, аның битләрендә үзе яктыртып килгән хатын-кызлар проблемалары турында сөйләде.

Җыен делегатларын Резеда Шәрәфиева да үзенең музыкаль чыгышы белән сөендерде.

Әлбәттә, бүләкләүләр дә булды. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары белән актив аккалфаклы ханымнар – Уразавыл балалар бакчасы мөдире, кочкопожарлы Гөлнара Нәвретдинова, Дзержинск татарларының җирле автономиясе башкарма директоры Зөһрә Абдулина һәм Яндавишча клубы мөдире Надирә Сәйфетдинова бүләкләнде. Милли бәяләр сагында торган һәм төрле чаралар уздыруда үзенең авылындагы актив ханымнарга һәрьяклап ярдәм күрсәтеп килгән өчен Сечен районы Красный Остров авылы башлыгы Максут Алимов та БТКның Рәхмәт хатына лаек булды. Бу юлы да ул авылдашлары делегациясен үзе алып килгән иде. Югары бүләкләрне Зифа Кадырова белән Гөлнур Сафиуллина тапшырдылар.

Зилә ханым Түбән Новгород өлкә хөкүмәте ярдәмендә автономия оештырган “Нигеземә кайтып барам” ( “Возвращение к истокам”) конкурсының кайбер җиңүчеләренә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды, өч номинация өчен бүләкләү әле тагын дәвам итәчәк дип белдерде. Шулай ук ул даими хезмәттәшлек иткән өчен безнең редакциягә һәм Кочко-Пожар мәдәният йортына автономия исеменнән бик матур, догалы сәгатьләр бүләк итте. “Милли көй” өлкә конкурсы нәтиҗәләре буенча Петряксның “Гүзәл” хоры да зур стена сәгате белән бүләкләнде. Автономиянең барча чараларын районнарда оештыруда беренче ярдәмчеләре булган “Туган як” редакциясе хезмәткәрләре Найлә Жиһаншина белән Румия Хамзинага да бүләкләр тапшырды.

Кочко-Пожар мәдәният йортында күп еллар художество җитәкчесе булып эшләгән мәрхүм Эльвира Мусинаның кызы Галия Хөсәиншина гаиләсе белән башкалада яшәсә дә, әнисе эшен дәвам итә, клуб эшчәнлегенә һәрвакыт булыша, менә бу чараларда катнашыр өчен дә махсус бер көнгә кайткан иде һәм Зилә ханым аңа рәхмәтләрен белдереп, бүләкләде үзен.

Тулаем алганда, файдалы, нәтиҗәле сөйләшү һәм очрашу булды, иң мөһиме – аралашу мөмкинлеге тудырылган иде.

Аннары делегатлар өчен кайнар төшке аш оештырылды, йөздән артык кешене тукландыру чыгымнарын тулаем өлкә татар автономиясе тотты.

Барлык оештыручыларга, информацион партнерларга, ерак араларны якын итеп килгән Татарстан кунакларына, җыенда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез һәм киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллашабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Илнар САДЕКОВ фотолары.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*