Казанның Корстон күңел ачу комплексында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышында хореограф Нурбəк Батулла кыю, тиле татар театры проектларын булдыру идеясе белəн чыкты.
“Милли театр – татар дөньясының бер утравы булып тора. Безнең дөньякүлəм дəрəҗəгə чыгасыбыз килə. Артык җитди булырга ярамый, кыю булыйк, дуслар!” – ди Нурбəк Батулла.