Резеда Хөсәенова милли ризыкларыбызны пешерү буенча осталарның да остасы. Ул үзе белгәнне башкаларга да өйрәтә. Телевизор экраннары аша да өчпочмак, пәрәмәч, гөбәдия пешерү серләрен ача. Меңәрләгән чакрым араны узып, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез янына барып та өйрәтә. Әлеге видеоязмада ул мастер-классларның ничек узуы хакында сөйли. Әлбәттә, авырлыклар да юк түгел. Алар хакында да яшерми.