tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда күренекле журналист һәм галим Шәмси Хамматовны искә алдылар
Казанда күренекле журналист һәм галим Шәмси Хамматовны искә алдылар

Казанда күренекле журналист һәм галим Шәмси Хамматовны искә алдылар

Казанда үз чорының мәгълүм шәхесе, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, талантлы публицист, оста оештыручы журналист, алдынгы карашлы галим, төпле әдәбиятчы Шәмси Хамматовны искә алдылар.

Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Шәмси ага яшәгән чорда татар журналистикасы бик югары дәрәҗәдә иде дип фикерли. “Әгәр дә без татар әдәбиятын оештыручылар турында сөйлибез икән, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил дибез икән, Шәмси ага турында да әйтергә кирәк, чөнки ул шундый ук урын тота торган кеше”, – ди ул.

“Газета-журналларыбыз әле дә чыга, димәк, Шәмси аганың традицияләре дәвам итә. Татарларда “Мал иясенә ошый” дигән сүз бар. Редакция һәм хезмәткәрләр бүген нинди, димәк, укытучысы да шундый ук булган. Иң мөһиме Шәмси ага яшәгән чорда журналист сүзенең кыйммәте бермә-бер югары иде. Ниндидер оешма, җитәкче я шәһәр турында тәнкыйть мәкалә чыккан вакытта гауга туа иде. Әгәр дә без Шәмси аганың традицияләрен дәвам итәргә телибез икән, безгә шуны кире кайтарырга кирәк”, – ди шагыйрь.

Разил Вәлиев зур проблема күтәрелгән мәкаләне чарасыз калдырырга ярамый дип саный. “Шәмси ага бик дәрәҗәле кеше иде, үз сүзен сүз итә иде. Без аннан куркып тора идек. Мин дә ул вакытта журналист идем. Ул курку гади курку гына түгел, ул хөрмәт итү куркусы иде. Аның сүзләре чыннан да күңелгә үтеп керә иде. Аннары ул бик гади кеше иде. Дәрәҗәле кешеләр белән алар дәрәҗәсендә, гади кешеләр белән шулкадәр гади итеп аралаша иде”, – диде ул.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Ризванов Шәмси аганың легендар шәхес булуын искәртте. “Шәмси ага һәр кешене белә торган, һәр кешене таный торган, һәр кешегә үз мөнәсәбәте булган, тарихта эз калдырган һәм журналистиканы үстергән бик зыялы шәхес иде. Бүгенге очрашу киләсе буынга мирас булып калырга тиеш. Шәмси аганың башлангычлары тормышка ашсын һәм киләчәктә дә дәвамлы булсын”, – диде ул.

Журналистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары, КФУның Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин Шәмси аганы журналист белеме бирүнең башында торган кеше дип атады. “Миңа Шәмси ага белән, аннан күпкә яшьрәк булу сәбәпле, күп аралашырга туры килмәде. “Социалистик Татарстан” газетасында практика узганда, ул мине бер язмам өчен мактаган иде. Шул мактау сүзләре миңа ничектер канатлар куйды, гел шуны искә алып, горурланып йөрдем”, – диде ул.

“Без еш кына узган гасырның 80нче еллар уртасында илдә үзгәреш җилләре исә башлады дип сөйләргә яратабыз. Бәхәсләшмим, шулайдыр. Әмма кайбер җирдә, аерым алганда татар матбугатында Шәмси ага мөхәррирлегендә чыккан “Социалистик Татарстан” газетасында һәм Рафаэль ага Мостафин мөхәррирлегендә басылган “Совет әдәбияты” журналында бу җилләр инде байтактан алда исә башлаган. Шәмси ага “Социалистик Татарстан” газетасын татар халкының мөгаллименә, киңәшчесенә, фикердәшенә һәм кайчакта аның бәхәсчесенә әйләндергән”, – диде Югары Совет депутаты Ислам Әхмәтҗанов.

Шәмси Хамматовның улы – журналист Шамил Хамматов килгән барлык кешегә дә рәхмәт әйтте. “Чын күңелдән әйтелгән җылы сүзләр бик күп булды. Сезгә бик зур рәхмәт”, – диде ул.

  • Шәмси Хамматов – иҗат берлеге идарәсенең беренче рәисе, газета эшен оештырган зур шәхес. Ул 1963-1967 елларда республиканың ике төп басмасы – “Социалистик Татарстан” һәм “Советская Татария” (“Республика Татарстан”) газеталарының берләштерелгән редакциясенә дә җитәкчелек итә. Шәмси Хамматов 1919 елның 15 апрелендә Свердловск өлкәсенең Перепряжка авылында туа, 1988 елның 21 ноябрендә вафат була.

Динә Йосыпова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*