“Дөнья” студиясендә кунакта шагыйрь, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Рифат Сәлах. Аның белән әңгәмә корасы да бик кызык. Үзенчәлекле шәхес. Әйтер сүзе, төпле фикере бар, шул ук вакытта тормыш ыгы-зыгысына, киртәләренә дә ул зарланмый гына бәя бирә белә. Хатыны Алия белән 3 кызларын тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә дә аларның үз кагыйдәләре, үз тәрбиясе. Рифат Сәлах белән әңгәмәне тәкъдим итәбез. Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны да ишетерсез, үзе дә җырлар.