tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан күле яры буенча башкорт һәм татар халыкларының бию мәдәниятен тәкъдим иттеләр
Кабан күле яры буенча башкорт һәм татар халыкларының бию мәдәниятен тәкъдим иттеләр

Кабан күле яры буенча башкорт һәм татар халыкларының бию мәдәниятен тәкъдим иттеләр

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм Уфадан «Самауырлы Ритайым» проекты кысаларында татар һәм башкорт халыкларының бию мәдәниятләре тәкъдим ителде. Кичә программасында башкорт һәм татар халык биюләре, тамашачылар белән биюле уеннар, ике халыкның бию элементларын өйрәнү булды.

«Самауырлы Ритайым» проекты катнашучысы, биюче Идел Хәкимов әйтүенчә, башкорт биюен төрле мәҗлесләрдә биегәннәр. «Атаклы биюче Фәйзи Гаскаров башкорт фольклор биюен сәхнәгә чыгара, ул башкортларның фольклорын, мәдәниятен, киемнәрен өйрәнә, биюләр куя. Һәр бию – спектакль, башкорт халкының көнкүреше чагылдыра», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мәсәлән, «Бишбармак» биюендә сылуның милли ризыкны пешергәнен күреп була, тормыштагы хәрәкәтләр биюгә салынган. «Шаян кыз» биюендә егет курайда уйный, аны самавыр белән бииләр. Башкорт егетләре биюе башкорт егетләренең рухын, батырлыгын күрсәтә, чөнки ата-бабаларыбыз төрле сугышларда катнашкан. «Төньяк Амурлар» биюен карасагыз, анда башкорт егетләренең атка утырып чапканы, сөйгәннәрен сагынулары күрсәтелә», – дип аңлатты биюче.

Кичәдә алар Казан халкы һәм кунакларга башкорт тыпырдавын күрсәтте, кызлар башкорт халык легендасына бәйле «Җиде кыз» биюен тәкъдим итте. Идел Хәкимов башкорт тыпырдавының башкорт биюе нигезен тәшкил итүен әйтте.

«Самауырлы Ритайым» проекты катнашучысы, биюче Таңчулпан Сәгыйтова бию өлкәсендә биш яшеннән. «Сәнгать училищесында халык биюләре юнәлешендә укыдым. Әтием тумышы белән Башкортстанның Бөрьян районыннан. Аның туган көненә бүләк булсын дип, «Бөрьян кызы» биюен өйрәнгән идем. Инде 15 ел дәвамында шушы биюне биим. Биюдә башкорт кызларының оялчан, тыйнак булулары чагылдырыла. Алар һәрвакыт бизәнү әйберләре кигән, шул рәвешле, үзләренең дәрәҗәсен күрсәткән», – диде ул.

«Самауырлы Ритайым» проекты катнашучысы, биюче Дилә Яхудина әлеге проектның 2020 елдан башлап Уфада үткәрелүе турында сөйләде. «Агыйдел яры буенда башкорт яшьләрен җыябыз. 300-400 кеше була. Башкорт яшьләре өчен танышу, аралашу, бер-берең белән ешрак күрешү мәйданчыгы булып тора. Башкорт биюләрен биибез, башкортча җырлыйбыз, тарихыбызны, мәдәниятебезне өйрәнәбез, үрнәк булган шәхесләр турында сөйләшәбез», – диде биюче.

Аның сүзләренчә, башкорт милли костюмнарының әһәмияте бар. «Хәзерге көндә дә хәситә, сакал, челтәр, кашмау, түшелдерек кебек бизәнү әйберләрен көндәлек тормышка кертеп җибәрергә тырышабыз. Бу чара да башкорт мәдәниятен яшь буынга күрсәтү, тарату өчен эшләнелгән», – диде Дилә Яхудина.

Рухи яктан һәм формат буенча бер-берсенә охшаш ике проектны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Уфаның «Самауырлы Ритайым» проектын оештыручы Рөстәм Абдразаков алып барды.

«Дуслык күпере» бию-уен программасы җанлы музыка астында барды. Биючеләргә Башкортостаннан килгән музыкантлар һәм курайда, тальянда, баянда уйнаучы Ильяс Фәрхуллин уйнады. Проектның кураторы – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

  • «Самауырлы Ритайым» проекты – Башкортостанда Ак елга яр буенда музыка һәм чәй эчү белән үрелеп бара торган заманча башкорт дискотекасы. Бирегә актив яшьләр гитара, гармун, курай алып, чәй янына күчтәнәчләр белән килә һәм традицион күңел ачуны оештыралар. Әлеге ике проектның да төп максаты – милли мәдәнияткә мәхәббәт һәм хөрмәт уяту.
  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләрен Казан Мэриясе Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*