tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан ашы өммәтне берләштерә
Корбан ашы өммәтне берләштерә

Корбан ашы өммәтне берләштерә

Засвияжье районының “Молодежный” паркында урнашкан “Карусель” кафесында хәзер инде традициягә кергән корбан мәҗлесе узды.

Кафе хуҗасы Җанибәк Шәрәхмәтовның хәләл малына үткәрелгән күркәм мәҗлескә Московское шоссе урамындагы мәхәллә – Ислам мәдәният үзәге мөселманнары, татар автономиясе активистлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары чакырулы иде.

Район татар автономиясе һәм мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов милләттәшләребезне сәламләп, өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре ярдәмендә ачылган Ислам мәдәният үзәге эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Автовокзалдан ерак түгел урнашкан әлеге үзәктә биш вакыт намаз укыла, дини мәҗлесләр, хаҗилар белән очрашулар үткәрелә, өлкәннәр һәм балалар өчен гарәп графикасын өйрәнү курслары эшләп килә. Мәхәллә белән җирле “Ак калфак” оешмасы хәйриячелек белән актив шөгыльләнәләр. СВОга киткән ир-егетләрнең якыннарын чакырып кунак итәләр, балаларын күчтәнәчләре белән сөендерәләр. Ә күптән түгел генә чәкчәк ясап передовойга озатканнар. Мәхәлләбезгә өлкәннәр белән беррәттән, яшьләр һәм балалар, чит ил студентлары да йөри, дип сөенече белән уртаклашты Шәфикъ Иматдинов.

Аннары мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Әхмәтов изге Коръәни-Кәримнән cүрәләр укыды. Ул Җанибәк кардәшебез тарафыннан чалынган корбаннарның кабул булуын, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен теләп дога кылдырды. Ә Ишеевка мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятуллов мөселманнар өчен ваҗиб гамәлне үтәүнең – корбан чалуның әҗер-саваплары турында вәгазь сөйләде. Корбан чалучылар саны елдан-ел арта, быел безнең Ишеевкада йөз җитмеш кеше шушы йоланы үтәде, диде Наил хәзрәт. Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин белдерүенчә, Ульяновск өлкәсендә бер меңнән артык корбан чалынган. Дистәдән артык корбанны гуманитар ярдәм итеп махсус хәрби операция зонасына озаттык, дип белдерде ул. Мөхтәрәм мөфтиебез яңалыклары белән дә уртаклашты. Тиздән Засвияжье районының Доватор урамында намаз уку бүлмәсе ачылачак. Вешкайма районы Ховрино авылында яшәүче месхет төрекләре мәчет төзелешенә нигез салганнар. Шушы көннәрдә Сенгилей шәһәрендә дә мәчет төзү эшләре башлана.

“Киләчәктә дә традицион гаилә кыйммәтләрен саклап, динебез кушканча яшәү өчен безгә махсус хәрби операциядә җиңәргә, украин фашистларын – шайтанны тар-мар итәргә кирәк. СВОда катнашучы ир-егетләребез моның өчен бөтен көчләрен куялар, газиз гомерләрен дә кызганмыйлар”,- диде Илдар хаҗи.

Мәҗлеснең шәрәфле кунаклары – шәһәребезнең элеккеге башлыгы, хәзер муниципаль берәмлекләр советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Сергей Панчин, шәһәр Думасы депутатлары Рамил Абитов һәм Денис Седов, Иҗтимагый палата әгъзасы Глеб Асташенков Засвияжье районы мәхәлләсе – Ислам мәдәният үзәге эшчәнлеген уңай бәяләделәр. Бу мәхәллә халыкка рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендә күпләргә үрнәк булырлык эшләр башкара, төрле хәйриячелек акцияләрендә катнаша, дип соклануын белдерде Денис Седов. Шәһәребезнең танылган мөгаллимәләре Венера ханым Вахитова һәм Асия хаҗия Мөлекова, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузия Хәлимова, мәхәлләнең дин дәресләре укытучысы Әлфия хаҗия Шәйхаттарова, табибә Наилә Потеева дини мәҗлесләрнең халкыбызның бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертүе турында сөйләделәр.

“Әлеге мәхәлләгә бик теләп йөрибез, ул динислам юлына баскан төрле буын кешеләрен берләштерә. Шәфикъ кардәшебезгә һәм аның фикердәшләренә әйтеп бетергесез рәхмәт”,- диде педагогик хезмәт ветераны Венера ханым Вахитова.

Мөселман кардәшләребез күмәкләшеп тәкбир әйткәннән соң, шифалы корбан шулпасы һәм татар ашлары белән сыйландылар.

Рузия Хәлимова.

Чыганак: emet73

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*