tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда укытучыларга багышланган музей һәм һәйкәл ачыла
Казанда укытучыларга багышланган музей һәм һәйкәл ачыла

Казанда укытучыларга багышланган музей һәм һәйкәл ачыла

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шаяхмәтова Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче катында укытучыларга багышлап, музей ачылачагын әйтте.

«Идеянең авторы – мәгариф министры Илсур Һадиуллин. Музей институт директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә эшләячәк. Музей укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре өчен уку-укыту системасы тарихын колачлаячак», – диде ул чыгарылыш кичәсендә институт сәхнәсендә.

Шулай ук ул Казанда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачарга җыенулары турында сөйләде. «Элекке милли-мәдәни үзәге – хәзерге Татарстан Милли китапханәсе урнашкан Казансу елгасы буенда укытучыга багышланган сквер булачак, шунда быел укытучыларга һәйкәл дә куярга җыенабыз. Музей да ачарга, һәйкәл дә ачарга омтылабыз, чөнки укытучы – дөньядагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе», – диде Роза Шаяхмәтова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*