tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлы мәчет
Нурлы мәчет

Нурлы мәчет

Тубыл шәһәреннән ерак түгел Сумкино поселогы Иртеш елгасының бер тармагы буйлап урнашкан. Табигате бик матур: куе нарат һәм чыршылар, урман, ерак түгел Иртешнең биек яры күренеп тора. Советлар чорында биредә Обь-Иртеш пароходчылыгының судо-ремонт заводы булган. Кыш буе анда эш кайнап тора иде. Поселокта бик күп татарлар яши. Күрше авыллардан туган-кардәшләр дә эшләргә күчеп килгәннәр.

Күптән түгел чакыру буенча Сумкинода булып кайттым. Поселоктагы мәчет турында ишеткән идем. Мин аны поселокның уртасында булыр дип күз алдыма китердем. Урамда сорашып, миңа юнәлешне күрсәтеп, «это далековато», дип әйттеләр.

Бик озак бардым. Сул якта куе нарат урманы, ап-ак чәчәк аткан шомыртлар урманны бизәгәннәр. Уң якта өйләр тезелгән. Беркемне дә очратмадым. Бер-ике машина узып китте. Этләр белән генә очрашмасам ярар иде дип уйлап куйдым. Менә биек наратлар арасында агач манараның очы күренде, аннары кирпечтән төзелгән мәчет бинасы.

Я, Ходай, килеп җиттем, – дип шатландым. Мине мәчет ишек алдында күркәм, ачык йөзле, сабыр гына хатын каршылады. Таныштык – Мөршидә Рябикова 2019 елдан мәчеттә хезмәт итә икән. Мәчет эченә кергәч, аптырап калдым. Халык музеена кергән кебек тойдым үземне. Шкаф тулы дини китаплар, журналлар. Өстәлдә «Яңарыш»ның соңгы номеры. Ишек буендагы сәкедә төрле төстәге бизәкләр белән бәйләнгән аяк киемнәре. Идәне төрле төстәге түгәрәк келәмнәр белән капланган. Искитәрлек чисталык, пөхтәлек. Бүлмәләрдә барлык әйберләр өр-яңа. Намаз укый торган бүлмә әйбәт итеп җиһазланган. Ир кешеләр өчен аерым бүлектә һәркемгә намаз келәмнәре тезелгән. Икенче бүлектә олы яшьтәге хатыннар өчен урындыклар, алар җәймәләр белән капланган. Бер почмакта калын җептән бәйләнгән шәл-яулыклар. «Салкын көннәрдә апайлар ябынып утыралар. Барлык кул эшләрен алар үзләре алып киләләр», – диде Мөршидә апа.

Мулла бүлеге дә әйбәт итеп җиһазланган. Тәрәзәләр түшәмнән идәнгә кадәр пәрдәләр белән корылган. Идәне келәмнәр белән түшәлгән. Икенче бүлмәдә аш-су әзерләү өчен барлык савыт-сабалар, киштәләрдә матур чынаяклар, тәлинкәләр бар.

Без милләттәшләр белән җыелышып барлык дини бәйрәмнәрне үткәрәбез. Өйләрендә үткәрергә хәлләреннән килмәгәннәр биредә җыелышып уздырабыз. Картым Тимерҗан Рябиков безгә су алып килә һәм башка хуҗалык эшләрендә булыша.

Мәчет эчендә хозурлык, диндарлык. Авыл кешеләренең динне саклап, хөрмәтләп яшәүләре сизелеп тора. Рәхмәт авыл халкына!

Равия ТИМИРОВА,
Тубыл шәһәре.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*