Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы халкы читкә экскурсияләргә йөрми. Авылдашлары Роберт Шәймәрданов ТАССРның 100 еллыгына дип, өендә музей булдырган. Казан музейлары бер читтә торсын. Аныкында 1000нән артык экспонат – революциягә кадәр чыккан каскалар да, совет чорындагы күкрәк билгеләре дә, бай тарихлы сабанына кадәр бар. Һәммәсен Филүзә Хәмидуллина күреп һәм сокланып кайтты.