Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сургут шәһәрендә узган “Сандугач” җыр-бию ансамбле концертын тәкъдим итәбез

ВИДЕО: Сургут шәһәрендә узган “Сандугач” җыр-бию ансамбле концертын тәкъдим итәбез

Милләтебезгә хөрмәт гореф-гадәт, йолаларны, телебезне өйрәнүдән, аны кабул итүдән башлана. Шуны истә тотып Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мохтарияты ел дәвамында татар җанлы милләттәшләр белән берлектә бик күп санлы милли-мәдәни чаралар уздыра. Тик менә илебезгә килгән яман “таҗлывирус”кына аларның эшчәнлеген бераз туктатып тора. Алай дип әйтү дә дөрес үк булмас, Сургут татар яшьләр берлегендә “Татар теле” онлай-дәресләрен даими үткәрә, “Сандугач” җыр-бию ансамбле дә онлайн-конференцияләр үткәреп, алга карап, киләчәккә планнар кора. “Ак калфак”лы ханымнар кич утырып бер өстәл артында булмаса да, бергәләп онлайнда, бер-берсе белән киңәшләшеп кул эшләре эшлиләр. Кыскасы, Сургут татарлары вакытларын бушка уздырмый. Җаен табып тегү-чигү, бәйләм бәйләү, пешеренү, аш-су серләренә бергәләп өйрәнәләр. Кайсы да хөрмәткә лаек. Шулай булгач, оешмага кушылган һәркем халкыбызның йолаларын саклап калып, аны яшь буынга тапшыру өстендә зур тырышлык күрсәтә. Менә бит күптән түгел генә уздырылган концертлары да аларның гади гына концерт түгел, ә халкыбызның “Туй йоласы”на нигезләнеп эшләнгән. Әйдәгез, бергәләп карыйк. Арыган, талчыккан күңелләргә бераз ял булсын әле!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*