Ул 14тән алып 30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен үткәрелә. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, бәйгегә килгән әсәрләрнең сыйфаты яхшырган. Тәрҗемә өчен Шәриф Камалның “Ата” хикәясе сайлана. Аның я инглиз, я алман, я төрек телләренә тәрҗемәсен юлларга кирәк булган. Җиңүчеләр 50 мең сум премия ала.