tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Сочи курорт-шәһәре тарихы музее белән танышты
Милли Шура рәисе Сочи курорт-шәһәре тарихы музее белән танышты

Милли Шура рәисе Сочи курорт-шәһәре тарихы музее белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сочига эш сәфәре кысаларында Сочи курорт-шәһәре тарихы музее белән танышты.

Милли Шура рәисе белән бергә музей экспонатларын генерал, эчке эшләр министрлыгы ветераны Тәлгать Мусакаев, Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең аксакаллар шурасы рәисе, татар-башкорт җәмәгатьчелегенең аксакаллар советы рәисе Рәшит Заһиров һәм Краснодар краеның Сочи шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Елена Канюк карады.

Сочи курорт-шәһәре тарихы музее 1920 елда оештырыла һәм Сочи шәһәренең иң борынгы мәдәният учреждениеләренең берсе булып тора. Музейның гомуми мәйданы 700 кв.метрдан артык 14 залдан торган яңа экспозиция алып тора. Ул Кавказ һәм Сочиның Кара диңгез яры тарихын борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр чагылдыра. Биредә 4 меңнән артык уникаль экспонат тәкъдим ителгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*