“Дөнья” студиясендә кунакта – Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова. Аны татар тамашачысы “Яшәү яме” дигән җыры белән аеруча ярата. Үзенә генә хас моңы, үзенә генә хас тавышлы җырчы ул Сиринә. Тапшыруда җырчы иҗат юлы, йөрәгенә сагыш салган хәсрәте, гаиләсе хакында сөйли. 26 нчы февральдә Сиринә Зәйнетдинова үзенең концертын уздыра һәм тамашачыларын чакырып кала.