tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ачык ишекләр көнендә Мирасханә иң борынгы ядкәрен — XIII гасыр кулъязмасын күрсәтә
Ачык ишекләр көнендә Мирасханә иң борынгы ядкәрен — XIII гасыр кулъязмасын күрсәтә

Ачык ишекләр көнендә Мирасханә иң борынгы ядкәрен — XIII гасыр кулъязмасын күрсәтә

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге (Мирасханә) ачык ишекләр көне уңаеннан иң борынгы ядкәрләрен, шул исәптән XIII гасыр кулъязмасын күрсәтә.

Мирасханә кунаклары сирәк ядкәрләр, кулъязма мирас үрнәкләре тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныша ала. Бүген Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров журналистларны, фәнни һәм дини оешмалардан килгән кунакларны күргәзмә белән таныштырды.

Мирасханәдә саклана торган иң борынгы ядкәр булып Мөхәммәт әл-Бохариның «Әс-Сахих» дип аталган хәдисләр җыентыгы күчермәсе исәпләнә. Ул 1203 елда кулдан күчерелеп язылган. Күргәзмәдә бу кулъязма да урын алган. «Без аны бик чыгармыйбыз, әмма кунаклар киләсе булгач, сыкранып булса да, күрсәтергә булдык», — диде Илһам Гомәров.

Күргәзмәдә шулай ук башка кулъязмалар, төрле елларда язылган борынгы Коръәннәр, соңгы елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшер иткән китаплар урын алган.

«Мирасханәдә 1939 елдан бирле язма һәм музыкаль мирас туплана бара. Хәзер биредә илле меңнән артык архив берәмлеге бар. Аларның ун меңләбе — гарәп, фарсы, борынгы татар телләрендә язылган кулъязмалар. Зур өлешне галимнәребезнең, классик язучыларыбызның шәхси фондлары тәшкил итә. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанинең, Габдулла Тукайның шәхси фондлары монда саклана. Тукайның үз куллары белән язган шигырьләре башка җирдә юк», — дип таныштырды Мирасханә белән Илһам Гомәров.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*