tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Галимов “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде
Айдар Галимов “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде

Айдар Галимов “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде

Бүген Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан, Уфа шәһәренең “Конгресс-Холл” бинасында юбилярның иҗат кичәсе узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров та катнашты.

Данис Шакиров Айдар Галимовка котлау сүзләрен залга җыелган йөзләгән тамашачысы каршында җиткерде. Артист Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш керткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде. Мәртәбәле дәүләт бүләген җырчыга Бөтендөнья татар конрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Айдар Галимов – Татарстан тамашачысының, шулай ук җир шарында сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең яраткан җырчысы. Ул үз иҗаты белән ике республика халкына тугъры хезмәт итә. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы Айдар Галимовның  иҗади эшчәнлеген югары бәяләп, Данис Шакиров Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, зур рәхмәтен белдерде.

Милли Шура рәисе котлавында мондый юллар бар:

Сезнең татар дөньясында үзегез тоткан ныклы урыныгыз бар. 1989 елдан тормышыгызны җыр сәнгате белән үреп җибәреп, бүгенге көндә Сез татар халкының иң яраткан җырчысы булып зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес. Шуны да әйтергә кирәк, яшь буын җырчыларын олы сәхнәгә чыгаруда да Сезнең өлешегез бихисап зур. Әлбәттә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була. Сез җыр сәнгате белән генә чикләнмичә, үзегезне иҗтимагый һәм сәяси өлкәдә дә күрсәтә алдыгыз. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы булып торуыгыз, халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга үзегездән зур өлеш кертүегез олы рәхмәтләргә лаек. Аеруча шагыйребез Фатих Кәримнең Ает авылындагы музеен төзекләндерүдә күрсәткән ярдәмегез күпләр өчен үрнәк булып тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*