tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы
В.Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

В.Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

Тарихыбызның төрле чорларында әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрмәде. Ул һәрвакытта да – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме булып кала бирә. Ватанны саклаучылар дигәндә, без бөек Җиңү өчен көрәшкән куркусыз сугышчыларыбызны, илебез иминлеге өчен хезмәт иткән һәм хезмәт итүче хәрбиләрне, батыр ул-кызларыбызны күз уңында тотабыз.

Татар халкы вәкилләре арасында да һәр чорның  үз батырлары булды, бүген дә илебез ишекләрен кайгы афәтләреннән саклаучы, алгы сафларда торучы бихисап куркусыз җаннарыбыз бар. Бер йодрык булып илебез иминлеге, тынычлык сагында тору һәркемнең асыл бурычыдыр. Шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме.

Кадерле дуслар, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Илебез, күгебез һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*