tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле

“Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы” конкурсына 485 гезмәт килде. Исегезгә төшерәбез, бәйге 2022 нче елның 25 нче гыйнвареннан башлап 15 нче февральгә кадәр дәвам итте. Милләттәшләребез актив катнашты. Ике номинациягә дә (“Инша”, “Инстаграм”) Татарстаннан да, Россия төбәкләреннән дә бик күп язмалар килде. Алар арасында: Татарстаннан – Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Актаныш, Балык Бистәсе, Әлмәт, Минзәлә, Буа, Арча, Сарман, Чистай, Балтач, Әтнә, Теләче, Тукай, Лаеш, Ютазы, Мөслим, Мамадыш районнары. Россия төбәкләреннән –  Башкортстан, Чувашия, Мари Эл республикалары, Ставрополь, Пермь крайлары, Курган, Төмән, Омск өлкәләре.

Жюри җиңүчеләр арасыннан конкурс таләпләренә туры килгән һәм язмалары, фотосурәтләре кызыклы булган эшләрне сайлап алды. Игътибарга лаек эшләр шактый күп иде. Шуңа күрә җиңүчеләр арасында урыннарны үзара бүлешүчеләр дә булды. Моннан тыш, катнашучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булучылар да бар. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 5 нче мартта көндезге сәгать 12 дә Казан шәһәрендә узачак. Бөтендөнья конгрессы бинасында көтеп калабыз. Адрес: К. Маркс урамы, 38/5.

“Солдат альбомы” конкурсы җиңүчеләре:

 “Инстаграм” номинациясе

I нче урын – Чулпан Мусина (Яңа Чишмә районы)

II нче урын – Мари Эл Республикасы Татар мәдәни үзәге

II нче урын – Йосыф Нургалиев (Казан шәһәре)

III нче урын –  Тукай районының “Гиндукуш” музее

III нче урын –  Мөршидә Ибраһимова (Ставрополь крае)

  “Солдат хатлары” (инша) номинациясе:

I нче урын – Айназ Хафизова (Актаныш районы)

II нче урын – Мәкъсум Климов (Самара шәһәре)

II нче урын – Лилия Фазылҗанова (Казан шәһәре)

III нче урын – Айназ Муллагалиев (Актаныш районы)

III нче урын – Рәмзия Җиһаншина (Чаллы шәһәре)

Рәхмәт хатларына лаек булучылар: 

Зиннур Сабиров (Әтнә районы)

Сарман районы Каракай-Саклау авылы мәдәният йорты

Лилия Галиева (Менделеевск шәһәре)

Алсу Мансурова (Башкортстан республикасы)

Фирүзә Мансурова (Теләче районы)

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы китапханәсе

Азалия Хөснуллина (Зәй районы)

Даһия Тазикова (Пермь крае)

Чулпан Хафизова (Сарман районы)

Индира Илалова (Балык Бистәсе районы)

Зәринә Габзалилова (Пермь крае)

Тимур Хөснетдинов (Кайбыч районы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*