tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Хөрмәтле Айдар Гани улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 55 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Сезнең татар дөньясында үзегез тоткан ныклы урыныгыз бар. 1989 елдан тормышыгызны җыр сәнгате белән үреп җибәреп, бүгенге көндә Сез татар халкының иң яраткан җырчысы булып зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес. Шуны да әйтергә кирәк, яшь буын җырчыларын олы сәхнәгә чыгаруда да Сезнең өлешегез бихисап зур.

Әлбәттә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була. Сез җыр сәнгате белән генә чикләнмичә, үзегезне иҗтимагый һәм сәяси өлкәдә дә күрсәтә алдыгыз. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы булып торуыгыз, халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга үзегездән зур өлеш кертүегез олы рәхмәтләргә лаек. Аеруча шагыйребез Фатих Кәримнең Ает авылындагы музеен төзекләндерүдә күрсәткән ярдәмегез күпләр өчен үрнәк булып тора.

Шунысы шатландыра, бүгенге көндә Сез  үзегезнең тырышлыгыгыз һәм талантыгыз нәтиҗәсендә хакимият һәм халык тарафыннан югары бәя алган, игътибарга лаек шәхесләребезнең берсе булып торасыз. Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, озак еллар буе яшәргә насыйп булсын.

Олы ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Милли Шура рәисе                                                                 В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*