Соңгы вакытта чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан күп кенә китаплар язылды. Аларның байтагы тарихи мирасны барлау һәм саклауга багышланган.
Шуларның берсе – тарихчы, язучы, журналист Рәхимҗан Төләшевнең “Татары на берегах Невы”дигән китабы. Яңа китап Бөтендөнья татар конгрессында тәкъдим ителде. Санкт-Петербург шәhәрендә туып, шунда гомер кичерүче автор татар телен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклап калу юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Тарихи мирасны мәңгеләштерү өчен, басмалар чыгара. Китап буенча фикер алышуда галимнәр, язучылар, күренекле шәхесләр катнашты.