tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Тубылда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Тубылда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Тубыл шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Шәһәрнең хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнысова, шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт, ватаныбызга, туган илебезгә горурлык хисләрен тәрбияләү, рәсем ясау иҗатына кызыксыну уяту максат белән бәйгене оештырдылар.

Конкурста гомуми белем бирү оешмаларыннан, шәһәрнең унбишенче мәктәп укучылары, Тубылдагы яшүсмерләр социаль–реабилитацияләү үзәгендә тәрбияләнүче балалар актив катнаштылар. 6-16 яшькәчә балалар тырышып Бөек Җиңү көне, Бөек Җиңү салюты, мәңгелек ут янындагы бәйрәм көне турында каләм, төрле төстәге буяулар, төрле рәсем ясау техникасы кулланып рәсем ясадылар. Аларның иҗади рәсемнәре турында танылган рәссам Илдар Хәбисов: ”Балаларның күпчелек рәсемнәре Бөек Җиңү бәйрәменә чыгарылган открыткаларны хәтерләтте. Үзләренең хисләрен чагылдырган иҗади эшләрне дә күрдем. Конкурста катнашучы балаларга, оештыручыларга, балалар белән эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтер идем. Бу мөһим һәм кирәкле тема”, – дип фикерләре белән уртаклашты. Беренче урынга Эдуард Әйтмөхәммәтов, Арина Полуянова, Софья Таланова лаек булдылар; Самирә Корманова, Иван Карсаевка – икенче урын; Айвар Тимкановка, Милена Тамендаровага өченче урын бирелде.

Айсылу Әптелмән кызы: ”Бөек Ватан сугышы турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләү максаты белән Җиңүнең 75 еллыгына багышлап оештырылган бәйгедә катнашучыларга, ярдәмгә килгән, бердәмлектә эшләгән җитәкче, Тубыл шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Заир улына рәхмәтләремне белдерәм. Балаларның иҗатына, рәсемнәренә бәя биргән Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы, Төмән өлкәсенең танылган рәссамы Илдар Хәбисовка, шәһәрнең яшүсмерләр социаль–реабилитация үзәге җитәкчесе Татьяна Левинага, бүлек мөдире Гөлназ Авазбакиевага, тәрбиячеләре Гөлзифа Хәкимовага, балаларны кызыксындыра алган, бу темага эчталекле әңгәмә корган унбишенче мәктәп укытучысы, автономия рәисе урынбасары Нурилә Шамратовага изге эшләрендә уңышлар телим”, – дип бәйгедә катнашучы һәр балага дипломнар, рәхмәт хатларын һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Римма УМИТБАЕВА
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*