30 нчы мартта иртән гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләр өчен 140 тонна кирәк-яраклар, азык-төлек төялгән 6 фура юлга кузгалды. Бу Донецск һәм Луганск халык республикаларына Татарстаннан озатылучы беренче шундый зур ярдәм.
Гуманитар ярдәм төялгән колоннаны юлга озатып җибәрергә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев килде.