tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядән татар теле укытучысы: Безгә туган тел бетү куркынычы янамый
Чувашиядән татар теле укытучысы: Безгә туган тел бетү куркынычы янамый

Чувашиядән татар теле укытучысы: Безгә туган тел бетү куркынычы янамый

Батыр районы Татар Сыгыты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Вәлиуллова Чувашиядә татар теле бетү куркынычы янамавын әйтте.

“Төрле проблемалар бездә дә бар инде: балалар бакчасында балаларның сөйләменә рус сүзләре кысыла башлый. Әмма югары сыйныфларда бер бала да русча аралашмый, татарча сөйләшә”, – диде ул  27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

Укытучы Татар Сыгыты урта мәктәбендә татар теле 5-9 сыйныфларда укытылуын әйтте. “Ата-аналар татар телен укытуга берсе дә каршы килми. Балам татарча укымасын, дигән сүзләр булмады. Безнең авылда борынгыдан ук әби-бабайлар белән бергә яшәү сакланган, ул традиция бүген дә дәвам итә. Авылда калучы яшьләр бар. Каенана, каената белән бергә яшиләр”, – диде ул.

“Авылыбызда башка милләт вәкилләре юк. Мәктәптә күрше авылдан килеп укып йөрүче чуваш балалары бар. Алар белән проблема булмады. Чуваш егетләре, кызлары рәхәтләнеп татарча аралаша, татарча өйрәнергә тырыша. Бәйрәмнәр үткәргәндә татар һәм чуваш балалары бертигез катнаша. Татарлар татарча, чувашлар чувашча җырлар башкара, шигырьләр сөйли”, – ди Гөлназ Вәлиуллова.

Татар теле укытучысы укучыларны башлангыч сыйныфтан ук театрга җәлеп итүләре турында әйтте. “Безнең мәктәптә “Яшьлек” татар театры эшли. Без аны түгәрәк булып алып барабыз. Анда барлык сыйныф укучылары катнаша. Һәр елны бер спектакль куябыз. Театр фестивальләрендә катнашабыз. Алар авыл кешеләре, әти-әниләре алдында мәдәният йортында чыгыш ясый”, – диде ул.

“Күбрәк классик авторларның әсәрләрен сайларга тырышабыз. Уйнарга җиңелрәк, кызыклырак булсын дибез. Мәсәлән, быел Галиәсгар Камалның “Банкрот” спектаклен сәхнәләштерәбез. Сыйныф укучылары белән Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен куя. Роль эләкмәгән укучылар да читтә калмый: декорация, костюмнар әзерлиләр, ярдәм итәләр”, – диде укытучы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*