“Форсат” тапшыруының яңа чыгарылышы. Бу юлы безнең иҗат төркеме 15 нче балалар бакчасында кунакта булды. Биредә “Каз өмәсе” гөрләде. Тәрбиячеләр канат сыдырдылар, җырладылар, биеделәр, уйнап та алдылар. Аларның максатлары – татар халкының күркәм йолаларын яңартып, яшь буынны милли рухта, гореф-гадәтләребезгә хөрмәттә тәрбияләү.