tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар язмачылыгы тарихына багышланган күргәзмә ачылды
Мәскәүдә татар язмачылыгы тарихына багышланган күргәзмә ачылды

Мәскәүдә татар язмачылыгы тарихына багышланган күргәзмә ачылды

Мәскәү Мемориал мәчете имам-хатыйбы Шамил Аляутдинов җитәкчелегендәге «Дар» мәдәният үзәгендә татар халкының язмачылыгына багышланган күргәзмә эшли башлады. Биредә яшь рәссамнар, дизайнер, фотографларның эшләре һәм татар халкының тарихи һәм заманча китаплары белән танышырга мөмкин.

«Күргәзмә һәр ай саен бер халыкка багышлана. Гыйнварда башкорт халкы, февральдә — гарәп, мартта — кыргыз, апрельдә татар халкына багышланган күргәзмә ачтык. Киләсе ай азәрбайҗан халкына багышланачак. Традицион чәк-чәк, гөбәдия, калфак, түбәтәй кебек символларга тукталасы килмәде, татар язмачылыгы темасын сайларга булдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә күргәзмәне оештыручы Әминә Миндияр.

Әминә Миндиярова сүзләренчә, күргәзмәне оештыру өчен алар Татарстан китап нәшриятына, төрле мөселман нәшриятларына мөрәҗәгать иткән. «Күргәзмәдә рун, гарәп, латин һәм кирилл графикасындагы язулар урын алган. Күргәзмәнең бер өлеше әлифбаларның тарихына, бер өлеше татарлар төзегән мәчетләргә багышланган», — диде ул.

Күргәзмәдә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева да булып кайткан. «Оештыручылар кайбер нәшриятларның китапларын, китап авторларының эшләрен тәкъдим итте. Мәсәлән, „Мәдинә“ нәшрияты йорты китапларын, Руслан Ибраһимов, Гөлнара Фәләхова кебек рәссамнарның эшләрен күрдем», — диде ул.

Айсылу Галиева материалларның күбесе «Татар китабы» дигән китаптан алынганлыгын әйтте. «Дар» мәдәният үзәге янында рамазан чатыры оештырыла, чатырга килүчеләр дә күргәзмәне күрә алачак. Күргәзмәгә керү бушлай.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*