tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Каргалысының үз “Барс”ы булды
Татар Каргалысының үз “Барс”ы булды

Татар Каргалысының үз “Барс”ы булды

Спорт залы яңача җиһазландырылган, көрәш келәме түшәлгән, хәвефсез дивар  протекторлары куелган. Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында “Барс” көрәш залы ачылды. Ул татар эшмәкәрләре ярдәмендә төзелде. Бу спорт залында даими  шөгыльләнүләр генә түгел, район ярышлары да уздырырга була. Сакмар районында ул шундый өченче объект. Спорт корылмасы төзелеше узган  елны башланды, ә бүген инде җирле халык барлык стандартларга да туры килгән күп функцияле үзәктә  шөгыльләнәчәк.

Айдар Морсәлимов – үзенең 10 яшендә  ирекле көрәш буенча өлкә чемпионы. Бу спорт белән 4 ел шөгыльләнә. Тренеры – Радмир Фәйзрахманов та көрәш белән 8 яшеннән кызыксына башлый. Иң элек, Татар Каргалысында  шөгыльләнә, аннан Оренбурның Олимпия резервы училищесын тәмамлый.

Салага спорт залы кирәклеге турындагы проблема авыл җыенында еш күтәрелде. Хәзер бу мәсьәлә чишелде.Зал төрле спорт төрләре буенча зур ярышлар үткәрү өчен дә, нәтиҗәле күнекмәләр процессын оештыру өчен дә кирәкле бар нәрсәләр белән җиһазландырылган.

Төзелеш  эшләрен эшмәкәр  Альберт  Бикеев җитәкләгән оешма  алып барды. Ул Татар Карагалысында, Оренбурда мәчет – мәдрәсәләрне төзекләндерүдә күп көч куйган милләттәшебез. Төзелеш эшләрендә катнашучыларга  Сакмар районы башлыгы Валерий Востриков Рәхмәт хатларын тапшырды.

Оренбурның  өлкә татар милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдус Дәүләтов үзе дә кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнгән кеше, спорт мастеры. Ул авылларда көрәш залларын ачкан. Әсәкәйдә , өлкәдә иң зур спорт комплексларының берсен,“Батыр” ны  төзеткән милләтпәрвәр. Уңышлары да зурдан. Әсәкәй җирлегендә  татар көрәше буенча район,өлкә, төбәкара ярышлары уза. Илдус Дәүләтов – спорт җиһазларын алу өчен саллы ярдәм дә күрсәтте.

Яшь спортчыларны тәрбияләү- монда даими эш. Чишмә башында тренер Фәрит Вәлиуллин була. Остаз – хәзер лаеклы ялда, алмашка аның укучысы, яшь тренер Радмир Фәйзрахманов килде. Спорт ветераны: ” Бу зал райондагы спорт үсешенә зур этәргеч бирер дип ышанасы килә,” – диде.

Яңа спорт залына теләгән бар кеше килә алачак. Бүген көрәш өчен күнекмә залына төрле яшьтәге 80 нән артык спортчы йөри.

 Фирүзә Әбсәламова

Оренбург

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*