tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара музыка мәктәбе грант отты
Кукмара музыка мәктәбе грант отты

Кукмара музыка мәктәбе грант отты

Кукмара балалар музыка мәктәбе «Чиксез тормыш» иҗади инклюзив лабораториясе» проекты белән республика грантын отты. Проект сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны традицион җыр-бию һәм уен культурасын куллану юлы белән социаль тернәкләндерүгә юнәлтелгән.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, 2022 елның 1 апрелендә музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Кукмара шәһәренең «Шәфкать» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Чиксез тормыш» концерт-күңел ачу программасы оештырды. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.

Музыка мәктәбе укучылары төрле музыка коралларында концерт номерлары белән чыгыш ясады. Музыка мәктәбе укытучылары кунакларны  халык музыка кораллары белән таныштырды, музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс уздырды.

Балалар рәхәтләнеп тыңлады, уйнады, табышмаклар чиште. Һәр тамашачы кулында чын музыка коралын тотып, уйнап, үзен чын музыкант итеп тоя алды. Чара ахырында укытучылар һәм тамашачылар халык уен кораллары оркестры оештырды һәм бергә дәртле көйләр башкарды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*