tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Болгар» бию театрына – халыкара бәйге Кубогы
«Болгар» бию театрына – халыкара бәйге Кубогы

«Болгар» бию театрына – халыкара бәйге Кубогы

Йошкар-Ола шәһәренең Җиңүнең XXX еллыгы исемендәге мәдәният сараенда халыкара фестиваль-бәйге булды. Анда илебезнең 25 төбәгеннән иҗат коллективлары катнашты. Фестиваль кысаларында шәһәребезнең «Болгар» бию театры 3 сәгатьлек концерт күрсәтте. Урал, Идел буе халыкларының җыр-биюләреннән төзелгән программа тамашачылар күңеленә хуш килде.

Чаллының  данлыклы «Болгар» ансамбле бию коллективлары һәм режиссерлары арасындагы  «Михаил Мурашко дусларын чакыра» халыкара бәйге-фестивальдә Татарстан данын яклады. Мәртәбәле жюриның югары бәясен алып Кубок һәм Мари Эль республикасының мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләт эшләре буенча министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Зөлфия Галим

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*