Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы республиканың күп кенә төбәкләрендә күркәм традицияләрне, гореф-гадәтләрне искә алу, аларны кабат халыкка кайтару чаралары белән башланып китте. Аксубай районыннан репортаж.
Бөек шагыйрь Хәсән Туфанның шигырьләрен Аксубай районының һәр укучысы диярлек белә. Шагыйрьнең туган авылы Иске Карәмәттәге музей-йортына кешеләр ашкынып килә. Татарстан төбәкләреннән генә түгел, Россиянең, дөньяның татарлар яшәгән һәр җиреннән кунаклар агыла. 2000 нче ел Хәсән Туфан елы дип игьлан ителгән иде. Музей да шушы елны ачылды.
Тәгъзимә Низамова Хәсән Туфан музей-йорты директоры
Шагыйрьнең туган ягында инде 5 ел «Туфан укулары» республика конкурсы уза. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Жюри составында танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, мәгариф өлкәсе вәкилләре бар.
Әлфия Нурхәммәтова Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры
Тарих – документларда, шәхси әйберләрдә, фотосурәтләрдә. Хәсән Туфан тирән сәяси фикерләре өчен репрессиягә эләгә, тоткарлана, Казан төрмәсенә җибәрелә. Суд аны атарга карар чыгара, ә беркадәр вакыттан соң хөкем карарын 10 елга ирегеннән мәхрүм итүгә алыштыралар. Хәзер Туфанның үлемсез шигырьләре төрле телләрдә яңгырый. Туган авылына багышланганы аеруча якын.
Иске Ибрай авылы мәдәният йортында гадәти булмаган алым белән эшләнгән милли орнаментларны күрсәттеләр. Аларны теләгән һәркем ясый ала.Такталачык авылы мәдәният йортында да бер гасырлык милли бизәкләрне үзенчәлекле формада тәкъдим иттеләр.
Төрле иҗат коллективлары, башкаручылар, кул эшләре осталары Шәрбән мәдәният йортында үзләренең мәдәниятләрен һәм гореф-гадәт үрнәкләрен күрсәтергә җыелды. Кече Сөнчәле авыл мәдәният йорты чувашларның йолаларын, милли киемнәрен тәкъдим итте. Гореф-гадәтләрне һәм телне инде берничә ел Уяв халык бәйрәме ярдәмендә торгызалар.
Шәрбән авылы мәдәният йортында самавыр музее эшли. Самавырның тарихы, төрләре турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Бирегә килгән һәркем үзе өчен күп кенә кызыклы мәгьлүмат белән китә.
Быел игълан ителгән туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы яшьтән үк һәр балага ана телен, шулай ук Татарстанның күп милләтле халкы мәдәниятен белү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Фәнис Мөхәммәтов, Дмитрий Второв