tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районы мәхәлләләрендә әхлакый-сәламәтләндерү яллары оештырылды
Мөслим районы мәхәлләләрендә әхлакый-сәламәтләндерү яллары оештырылды

Мөслим районы мәхәлләләрендә әхлакый-сәламәтләндерү яллары оештырылды

Кышкы каникул көннәрендә район мәхәлләләрендә әхлакый-сәламәтләндерү яллары оештырылды. Аларда барлыгы 170 бала ял итте.

Озакка сузылган кышкы ялларда балаларның буш вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен нинди генә чаралар оештырылмый хәзер?! Алар арасында иң дәвамлысы мәчетләрдә оештырылган әхлакый-сәламәтләндерү лагерьларыдыр, мөгаен.

Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә оештырылган ялларга 27 малай, мәдрәсәгә 25 кыз бала йөргән. Киләчәктә ислам дине кануннарын үтәп яшәүче, гыйлемле һәм тәүфыйкълы балалар тәрбияләүдә мондый ялларның файдасы зур булуын искәртә белгечләр.

– Ялларны республика Диния нәзарәте тәкъдим иткән программа һәм дәреслекләр нигезендә үткәрдек. “Җәмигъ” мәчетендә күбрәк Коръән тәфсиренә игътибар бирелде. Чөнки укучыларның күпчелеге мәчет каршында оештырылган дин сабакларына йөрүче балалар иде. Авыл мәхәлләләрендә узган дәресләрдә ата-анага карата итагать, әдәп-әхлак төп тема итеп алынды, – ди Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла.

Балалар, Коръән уку, сүрәләр ятлау белән генә чикләнмичә, хәрәкәтле уеннарда, спорт ярышларында катнашканнар, кышкы табигатькә экскурсияләргә чыкканнар. Сәламәт яшәү нигезләренә, әдәп-әхлакка кагылышлы әңгәмәләр, ат спорты мәктәбенә сәяхәт, атта йөрү күпләрнең күңеленә хуш килгән. Пермь якларыннан кайткан Мотыйгулла Җәбировның мондый ялларда беренче генә катнашуы икән. “Миңа монда бик тә ошады, үземә күп дуслар таптым”, – ди ул.

Мәлләтамак авылыннан Әхмәт Мәүлиев белән Мөслимнән Ринат Харисов әнә каникул көннәрендә Коръән сүрәләрен күбрәк ятлауны максат итеп куйган. Әхмәт биш көн эчендә 5 сүрә ятларга өлгергән. Әле сигез яшьтә генә булуына карамастан, Коръәннең бер җүзен яттан белә ул, икенче җүзенең дә яртысын ятларга өлгергән.

Район үзәгеннән тыш әхлакый-сәламәтләндерү яллары Иске Вәрәш, Тат. Шуран, Елгабаш, Баек, Түбән Табын, Баланлы, Элемтә, Иске Карамалы, Тугаш авыллары мәчетләрендә дә оештырылды. Иске Карамалы, Элемтә, Баланлы мәхәлләләре балаларның күп йөрүе белән аерылып торган. Авылларда әхлакый-сәламәтләндерү ялларын Буа, Әлмәт, Яр Чаллы, Казандагы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсеннән килгән унике шәкерт үткәргән.

– Безнең “Корбангали” мәчетендә яллар бик файдалы узды. Балалар дин нигезләрен, шәригать кануннарын өйрәнделәр. Дәресләр җиңел формада, уеннар белән аралашып барды. Көнгә ике тапкыр ашату оештырылды. Буа шәһәреннән килгән шәкерт Әхмәтшаһ тиз арада укучылар белән уртак тел тапты, бик күп мәгълүмат, белем һәм тәрбия бирде, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова.

Әхлакый-сәламәтләндерү ялларында балаларның мәчет әдәпләрен үтәүләренә, тәртипләренә аерым игътибар бирелгән. Тырышлыклары активлыклары, иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәттә булулары өчен балаларга район мөхтәсибенең Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Аеруча үрнәк һәм тырыш балалар кызыксындыру бүләкләренә лаек булды. “Җәмигъ” мәчетенә йөргән балалар арасында андый бәхет Мотыйгулла Җәбиров, Ринат Харисов, һәм Шамил Мәкъсутовка елмайды.

Әлфинур Ногманова

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*