tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Милләттәшләребез күпләп яши торган өлкә һәм республикаларга дәреслекләр җибәрү ничек уза?

ВИДЕО: Милләттәшләребез күпләп яши торган өлкә һәм республикаларга дәреслекләр җибәрү ничек уза?

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Россия төбәкләрендә эшләүче татар мәктәпләрен, балалар бакчаларын даими рәвештә татар теле, әдәбияты буенча дәреслекләр һәм методик кулланмалар белән бушлай тәэмин итеп тора. Шунысы сөенечле, ана теле дәреслекләренә ихтыяҗ ел саен арта бара. Узган елда китапларга заказлар 22 төбәктән алынган булса, быел ул 27 гә җиткән. Милләттәшләребез күпләп яши торган өлкә һәм республикаларга быел дәреслекләр җибәрү ничек узган? Татар теле укыту кайда ничек оештырылган? Мәгариф өлкәсендә килешүләр ничә төбәк белән төзелгән? Менә шул һәм башка соаруларга җавапны сез Рамис Сафин әзерләгән әлеге видеоязма аша белә алырсыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*