7 октябрь көнне Казан метросында “Туган телләр поезды”н Халыкара ассамблеягә рәсми тәкъдим итү булды. Бу Казан башкарма комитеты проекты, ул Татарстанның Туган телләре һәм халык бердәмлеге елына багышланган. Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова журналистлар һәм блогерларга төрле телләрдәге вагоннарны күрсәтте.