tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йорты әкияткә кунакка чакыра!
Татар китабы йорты әкияткә кунакка чакыра!

Татар китабы йорты әкияткә кунакка чакыра!

17нче октябрь көнне Татар китабы йортында балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән тамаша узачак. Бу хакта Татар китабы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакка килгән балаларга интерактив уен элементлары, кызыклы экскурсия, үзенчәлекле мастер-класс тәкъдим ителә. Моннан тыш кунаклар Җ.Тәрҗемановның «Шуктуган» әкиятендә тасвирланган Тук-Тук бабай белән Шуктуган маҗаралары белән танышачак.

“Тамашаның кульминациясе – Сәрбиназ ападан мастер-класс. Көз көне кайбер имән яфракларында кечкенә алмалар кебек яшелле-кызыллы шарларны очратырга мөмкин. Кешеләр аларны «имән алмалары» дип йөртә. Бу «алмаларның» ике сере бар. Беренчедән, алардан чып-чын язу карасы ясап була, икенче сере алмаларның эченә яшеренгән. Чарада шул серләрне ачарбыз”, диелә хәбәрдә.

Чара 17нче октябрь көнне 12:00дә башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*