tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Түбән Каманың Үзәк мәчетендә намаз уку курслары башланып китте

ВИДЕО: Түбән Каманың Үзәк мәчетендә намаз уку курслары башланып китте

Түбән Каманың Үзәк мәчетендә намаз уку курслары башланып китте. Укыту программасын   шәһәр мөхтәсибәте төзегән. Тәҗрибәле мөгаллимнәр биш дәрес эчендә намаз укырга өйрәтәләр.

Мөгаллимәнең һәр сүзен парта артында утыручылар түкми чәчми тыңлый. Түбәнкамалылар Үзәк мәчеткә күңел кушалары буенча килә. Теләкләре – намаз укырга өйрәнү.

Намаз – бәхет ачкычы” курслары программасын Түбән Кама мөхтәсибәте төзегән. Аның төп асылы – биш дәрес эчендә намаз укырга  өйрәтү. Узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, түбәнкамалыларда ул зур кызыксыну уяткан. Бу юлы да беренче дәрескә 150 ләп кеше килә.

Күрше бүлмәдә исә  ир-атлар шөгыльләнә. Аларның саны хатын-кызларга караганда әзрәк булса да, араларында яшьләр күп. Әйтергә кирәк, уку әсбаплары белән мәчет тәэмин итә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*