tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтпәрвәр юбиляр
Милләтпәрвәр юбиляр

Милләтпәрвәр юбиляр

Агымдагы атнада, 16 март көнне Түбән Новгородта яшәүче якташ-милләттәшебез, милли хәрәкәтнең чишмә башында торучыларның берсе булган Сафа Царбаев үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сафа Ханәфи улы Горький шәһәрендә эшче гаиләдә туган. Урта белем алып, шәһәрнең Радиоүлчәү аппаратурасы (РИАП) заводында бер ел эшләгәч, Ватан алдында хәрби бурычын намус белән үти һәм кабат заводка кайта. Белемен арттыру өчен политехник институтта читтән торып югары белем ала һәм төрле вазифаларда эшләп, хезмәт баскычыннан цех начальнигы урынбасарына кадәр күтәрелә, һәрвакыт җәмгый тормышта, өмәләрдә актив катнаша. Соңрак ике дистә ел типографиядә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыкканда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Үл милләтенең чын патриоты буларак, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре үсешенә зур өлеш кертә. Узган гасырның 90 нчы еллар башында Алимҗан Орлов, Рифат Ибраһимов, Булат Әбүбәкиров, Рәхимә Данеева кебек билгеле милләтпәрвәр шәхесләр белән бергә “Туган як” өлкә милли-мәдәни үзәген булдыруга зур көч куя, төрле оештыру мәсьәләләрен чишү буенча еш кына Казанга бара. Бу оешма рәсми рәвештә теркәлгәч, шәһәрнең мәгариф һәм мәдәният департаментлары ярдәме белән өлкә үзәгенең кайбер районнарында татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре булдыруда актив катнаша. Төрле бәйрәмнәргә, истәлекле даталарга багышлап, концерт-фестивальләр, дәүләт органнарына сайлау кампанияләрендә депутатка кандидатлар белән очрашулар оештыру дисеңме, Сафа Ханәфиевич бар эшләрнең уртасында кайный, “Туган як” үзәгенең совет утырышларында, съездларда зур активлык күрсәтә. Өлкә сабантуйларын, шул исәптән безнең регионда ике тапкыр оештырылган федераль сабантуйларны оештырып уздыруда да аның ярдәме зурдан.

Сафа әфәнде өлкә “Туган як” газетасының тугры укучысы, аны беренче көненнән яздырып ала, хәтта кайбер аз керемле милләттәшләргә дә подписка бүләк итә, ә инде милли хәрәкәт ветераннары белән һәрчак элемтәдә торып, ярдәм күрсәтә.

Актив тормыш позицияле юбиляр үрнәк гаилә башлыгы да – дүрт дистә елдан артык бергә гомер итүче тормыш иптәше Дания ханым белән ике итагатьле бала үстерделәр, инде дүрт оныклары да бар.

Сафа Ханәфи улының эчкерсез, намуслы хезмәте шәһәр администрациясе, өлкә диния нәзарәте, өлкә татар автономиясе, “Туган як” газетасы тарафыннан һәрчак югары бәяләнә килә, моңа дәлил – күп санлы Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары.

Без хөрмәтле Сафа Ханәфи улын чын күңелдән матур юбилее белән котлыйбыз, аңа корычтай саулык, гаилә бәхете, тыныч озын гомер һәм һәрчак шундый актив тормыш позицияле булып калуын телибез.

А.Орлов, Б.Әбүбәкиров, А.Шакиров, Н.Абдуллин, З.Ахмадуллина, Г.Доронина, О.Әндәрҗанов, Х.Ситдикова, З.Исаева, Г.Закиров

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*