tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнең Үзәк китапханәсендә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллинның иҗаты турында сөйләделәр
Зәйнең Үзәк китапханәсендә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллинның иҗаты турында сөйләделәр

Зәйнең Үзәк китапханәсендә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллинның иҗаты турында сөйләделәр

19 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә  Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан «Әдәби Татарстан» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

Кичәдә китапханәчеләр  Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм башка шагыйрьләр тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Алар турындагы тәрҗемәи хәлләр слайдлар белән аралаштырылып барылды. Шигъри сүз җанга сихәтлек, рухи азык  бирә. Шул рәвешле, чарада шигырьләр укылды, җырлар, романслар башкарылды. 

Кунаклар алдында Әнисә Шәфиева, Мария Костюченко, Надежда Чепурная, Нәзирә Смирнова һәм башкалар шигырьләрен укып, укучыларны иҗат җимешләре белән таныштырды. Музыка мәктәбе укучылары исә дәртле җырлары һәм флейтада уйнаулары белән чарага үзенчәлек өстәде. Бу көнне «Җырла, шагыйрь…» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшләде.

Кунаклар китапханәдә  узган шигърият көненнән бихуш калды.

Рәзимә Кашапова

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*