Агымдагы елның 30 нчы декабрендә 20 нче гасырдагы иң зур һәм иң көчле дәүләтләрнең берсе СССР оешуга 100 ел була. Әлбәттә инде, бүген Советлар Союзын күпләр сагынып искә ала, ә кемнәрдер аны тәнкыйть итә, җитешсез якларын табарга тырыша. Ни генә булмасын, СССРда яшәгән буыннарның байтагы ул чорларны үзләренең бала чагы узган бер бәхет утравы буларак хәтерли. Ульяновск өлкәсе татар мәдәният үзәгендә СССРның 100 еллыгына багышлап узган чараларда катнашучылар да моннан 50-60 ел элек булган көннәрне, анда узган яшьлек елларын кабат хәтергә төшерделәр.