Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә 12305 татар баласы белем ала. Ни кызганыч, шуларның нибары 4800 е генә татар телен дәресләрдә, түгәрәкләрдә һәм факультативларда өйрәнә. Бу саннарны өлкәнең елга бер тапкыр уза торган татар, чуваш һәм мордва теле укытучыларының төбәк форумында әйттеләр. Ана теле укытучылары җыенында яңгыраган башка фикер, тәкъдимнәрне бу тәбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин тыңлап кайтты.