“Телебез, динебез һәм киемнәребез төрле булса да, без бергә һәм бердәм”. Ульяновск өлкәсендә Идел буе халыклары фестивале быел әнә шундый шигырь астында узды. Өлкәнең авыл, районнарыннан килгән йөздән артык төрле милләт балалары бер атна дәвамында Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнделәр һәм һәртөрле гомуми чараларда катнаштылар. Димитровград шәһәреннән хәбәрчебез Рамис Сафин репортажы.