tatruen
Баш бит / Слайдер / Саба сәхнәсендә Шүрәле белән Су анасына да «Туган тел»не җырлаттылар
Саба сәхнәсендә Шүрәле белән Су анасына да «Туган тел»не җырлаттылар

Саба сәхнәсендә Шүрәле белән Су анасына да «Туган тел»не җырлаттылар

Саба мәдәният йорты сәхнәсендә Шәмәрдән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Г.Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Тукай әкиятләре буйлап» дигән спектакль күрсәттеләр.

Әкият-тамашаны карарга мәктәп укучылары килде. Балалар танылган әкият геройлары – Су анасын да, Шүрәлене дә, Кәҗә белән сарыкны да күрделәр, аларның  кызыклы маҗараларын тамаша кылдылар. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссеры: Шәмәрдән мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе А. Шакирова. Спектакльдән соң тамашачылар әкият геройлары белән бергә күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкардылар.

Чыганак: saby-rt.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*