tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүләкләргә бай бәйрәм
Бүләкләргә бай бәйрәм

Бүләкләргә бай бәйрәм

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Ленин районының Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Бәйрәмдә автономия активистларын, күп балалы һәм үрнәк гаиләләрне, солдат аналарын хөрмәтләделәр.

Ленин районы шәһәребезнең төньяк өлешендә урнашкан. Шуңа күрә халык телендә аны “Север” дип йөртәләр. Сугыштан соңгы авыр елларда күрше Чүпрәле, Буа, Тәтеш районнарыннан күченеп килгән татарлар биредә күмәкләшеп, аерым бистәләргә берләшеп гомер кичерә. Бүген дә алар татар авылларына хас гореф-гадәтләрне югалтмыйча, телебезне, динебезне саклап яши.

Татар теле һәм мәдәнияте көнендә шәһәр, район җитәкчеләре, төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашты. Алар татар халкының бердәм, һәр эштә алдынгылар сафында булуы, башка милләт вәкилләре белән дус-тату, аңлашып яшәве турында сокланып сөйләделәр һәм татар автономиясе башкарган эшләрне сыйфатлы, кирәкле, нәтиҗәле дип бәяләделәр.

Районда татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерү юнәлешендә хәйран эшләр башкарыла. Автономиянең район советы рәисе Котдус Мухаметшин үзенең чыгышында бу хакта тәфсилләп сөйләде.

“Ленин районында 11 мең 200 милләттәшебез гомер кичерә. Алты мәктәптә һәм 20 нче “Искринка” балалар бакчасында татар теле түгәрәкләре эшли. Ә 28 нче мәктәп укучылары ана телен фән буларак өйрәнә. Гөрләп эшләп килүче Татар мәдәният үзәгенә һәм 17 нче милли китапханәгә күбесенчә “Север”да яшәүче татарлар йөри. Мөселманнар өчен дүрт мәчетнең ишекләре ачык. Өлкә Сабан туенда район автономиясе һәм эшмәкәрләр тырышлыгы белән оештырылган милли подворье көне буе гөрләп тора”,- диде Котдус Хәйдәр улы.

Тырышкан, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан кешенең хезмәте җитәкчеләр тарафыннан бәяләнү – күркәм күренеш. Өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин телебез, мәдәниятебез өчен җан атып йөрүче Котдус Мухаметшинга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. Лилия Фасхутдинова, Гүзәлия Юнусова һәм Линара Замалетдинова өлкә автономиясенең Рәхмәт хатларына лаек булды. Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисенең беренче урынбасары Василий Гвоздев Әмир Галяутдиновны һәм Рамилә Сафинаны Почет грамоталары белән бүләкләде. Китапханәче Гөлфия Сәмигуллина шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин кулыннан Рәхмәт хаты алу бәхетенә иреште. “Бәхет” танышу клубы җитәкчесе Алсу Низамутдинова да бүләккә ия булды – Ленин район хакимияте башлыгы Олег Грибалев аны Рәхмәт хаты белән шатландырды.

Милли бәйрәмгә 63 ел буе иңне-иңгә куеп, бер уйда, бер максат белән гомер кичерүче пар – Фәрит һәм Рәйсә Аббазовлар чакырылган иде. Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында туып үскән Фәрит абый белән Рәйсә апа гаилә корып җибәргәч, 1965 елда Ульяновскига күченеп киләләр. Гаилә башлыгы 35 елдан артык машина йөртүче булып эшли. Ә Рәйсә апа 30 елга якын кибеттә сатучы хезмәтен башкара. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр, инде ике оныклары үсеп буй җиткән. Шәһәр Думасы депутаты Алексей Рогов Аббазовлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.

Бәйрәмдә күп балалы үрнәк гаилә – Альберт һәм Гөлшат Салиховлар, аларның балалары – Радик, Илнур, Алмаз, Булат, Тимур һәм Алисә дә катнашты. Әлеге гаилә сәхнә түренә күтәрелгәч, күңелләр шатланып куйды. Димәк, милләтебезнең киләчәге өметле. Шәһәр Думасы депутаты Дмитрий Сауров Салиховлар гаиләсен күчтәнәчләре белән сөендерде.

Тантанага махсус хәрби операциядә катнашучы Азат Камалдинов белән Мансур Велиулловның әти-әниләре, балалары килгән иде. Бәйрәмне оештыручылар Ватаныбызны яратучы, батыр йөрәкле уллар тәрбияләп үстергән өчен аларга рәхмәт сүзләре юллады һәм Азат белән Мансурның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Татар теле һәм мәдәнияте көне күңелле концерт программасы белән дәвам итте. Сәхнәдә танылган җырчылар Илдар Насыйров, Илдар Рамазанов, Гүзәлия Юнусова һәм “Идел” халык бию ансамбле чыгыш ясады.

Рузия ХӘЛИМОВА.

https://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*