Бөек Ватан сугышы елларында ук , җиде яшеннән колхозда эшли башласа да, бүген аның күкрәгендә орден-медальләр дә, башкалар кебек мактаулы исемнәре дә юк. Ләкин аның яраткан хезмәте, бала-оныклары, бихисап дуслары бар һәм күңелендә кешеләрне ярату хисләре күп. Ул һәр туган яңа көнгә сөенеп, тирә-юньдәгеләргә булышудан, аларга кирәк булуыннан тәм табып яши. Сүзебез Ульяновск шәһәрендә гомер итүче хезмәт ветераны , 91 яшьлек Мәсум ага Шиһапов турында бара. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин унынчы дистәне ваклый башлаган Мәсум аганың зур гаиләсендә булып тату гомер итеп озак яшәүнең кайбер серләре белән якыннан танышып кайтты.