tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның туган көне
Бүген Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның туган көне

Бүген Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның туган көне

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзенең гомер бәйрәмен билгеләп уза.

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Хакимиятнең кайсы гына тармагында көч куйсагыз да Сез башлаган эшләр һәрвакыт җиренә җиткерелеп җитәкчелек һәм халык тарафыннан хуплап алына.

Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олы ихтирамга лаек. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән тирәнтен танышып, аның рухи дөньясын колачлап яшәвегез Сезнең халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртучы, көчле рухлы, тәҗрибәле, нык куллы җитәкче булуыгызга ачык мисал.

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы, тагын бер кат Сезне матур бәйрәмегез белән тәбриклибез! Киләчәк тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, корычтай нык саләмәтлек, гаилә тынычлыгы, имин көннәр һәм эшегездә зур уңышлар телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*