tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештыру ниятләнә
Алабугада Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештыру ниятләнә

Алабугада Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештыру ниятләнә

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 20-нче көнендә (2-нче февральдә), нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко белән очрашты. Очрашуда шулай ук Коръәннең кулъязма вариантларын күчереп язучы, реставратор Дамир Әхмәтгалиев һәм Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов катнашты.

Очрашуда сүз, аерым алганда, Татарстан мөфтияте белән бергәлектә Алабуга шәһәрендә Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештыру мәсьәләләре хакында барды. Әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында планлаштырыла. Күргәзмә 19-нчы февральдә ачылыр дип көтелә.

Әлеге проектны хуплап, Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче төп оештыручылар мөфти хәзрәтне чарага әзерлек барышы белән таныштырдылар. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко сөйләп үткәнчә, хәзерге вакытта сирәк коллекцияләр галереясын булдыру өстендә эш алып барыла. Биредә төп өлешне 2020 ел ахырыннан рәссам-реставратор булып эшли башлаган Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекциясе тәшкил итәчәк, ул 1990-нчы еллардан борынгы Коръән битләрен җыю, туплау, саклау, күчереп язу белән мәшгуль. Бүгенге көндә аның тырышлыгы белән 52 экспонат булдырылган (Коръәннең аерым битләреннән алып, тулысынча яхшы хәлдә сакланып калган Коръәннәр дә бар). Дамир Әхмәтгалиев күчереп язган Коръән битләренең VII гасырдан бирле сакланып килгән оригиналлары Испания, Мисыр, Гыйрак, Иран, Сүрия һ.б. музейларында саклана.

Мөфти хәзрәт басма Коръәннәрне өйрәнү һәм популярлаштыруга зур этәргеч бирүче экспозицияне хуплады һәм төрле елларда нәзарәт тарафыннан басылып чыккан Коръән басмаларын бүләк итеп тапшырды. Моннан тыш, ул Коръәннең кулъязма вариантларын күчереп язучы, реставратор Дамир Әхмәтгалиевны Казанның “Тынычлык” мәчетенә чакырды һәм анда сакланучы, төрле илләрдә басылган Коръәннәрне күрсәтергә, кайберләрен Алабугада узачак күргәзмәгә тәкъдим итәргә сүз бирде. Моннан тыш, Камил хәзрәт бик теләп күргәзмә ачылышында катнашырга теләк белдерде. Сирәк коллекцияләр галереясенә Татарстан мөфтияте үзе әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын, тулы бер Коръән сыйган зур плакатны, “Даруль-кутуб” сайтында урын алган басмаларның оригиналларын тәкъдим итәр дип көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*