Чувашстанның Яңа Чабаксар шәһәрендәге бердәнбер мәчет калада яшәүчеләр өчен дини,мәдәни һәм мәгьрифәт үзәге булып тора. Биредә дини йолалар,бәйрәмнәр белән бергә ел дәвамында һәртөрле укулар, фәнни- гамәли конференцияләр,әдәби очрашулар уза… Мәчет каршында шәһәрнең милли автономиясе, татар хатын- кызларының “Ак калфак” җәмгыяте, “Туган тел”оешмасы эшләп килә.Татарстаннан читтә милләттәшләребезне очраштыру, яшьләрне таныштыру, аларны берләштерү буенча матур башлангычка нигез салган мәчетнең күпләргә үрнәк булырлык эшчәнлеге хакында Рамис Сафин сөйли.