tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 нче ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясенең пресс-релизы
2022 нче ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясенең пресс-релизы

2022 нче ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясенең пресс-релизы

2022 нче елның 22 декабрь көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, 2022 нче елга нәтиҗә ясап, ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктыртуда актив катнашкан журналистлар белән очраша.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм бөтен татар дөньясының эше 2022 елда “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә” шигаре астында оештырылды. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы кысаларында күп чаралар һәм проектлар тормышка ашырды.

Гыйнвар, февраль айларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар иҗтимагый оешмалары активы белән округ утырышлары оештырды. Әлеге утырышлар Идел буе, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Себер, Ерак Көнчыгыш, Урал Федераль округларында узды.

2022 елның 16-18 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы
X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Быелгы форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында оештырылды. Форумга Россия Федерациясенең 76 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар килде.

17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туе үткәрелде. «Җиңү» ял паркында һәм шәһәр ипподромында узган бәйрәмдә илебезнең 65 төбәгеннән 500дән артык кунак катнашты.

2 июльдә Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Әлеге масштаблы бәйрәмдә катнашырга Россиянең 35 регионыннан делегатлар Ләмберә районы Аксюн авылына җыелды.

26 юньдә Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе үткәрелде. Анда Россиянең 22 төбәгеннән һәм чит илләрдән 50дән артык шахтер чакырылган иде. Чарада шулай ук Донбасс шахтерлары да катнашты.

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Аның эшендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашты. Быелгы VIII съезд Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган иде.

2022 елның 26-28 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы үткәрелде. Форумга Россиянең 15 регионыннан 30га якын журналист килде.

25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. быел дөнья буйлап 5 меңнән артык диктант мәйданчыгы оештырылды, шуның 2 меңнән артыгы Татарстан Республикасында. Ел саен Акциянең географиясе киңәя бара, быел 31 ил һәм Россия Федерациясенең 74 төбәге катнашында узды. Дөнья буйлап – 5103 язу мәйданчыгы, Татарстанда 2438 мәйданчык оештырылды. Диктанты язуда барысы 1 106 827 кеше катнашты.

20-22 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумын оештырды. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел форум Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырылды.

25–26 ноябрь көннәрендә Мөслим районында II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Быел фестивальдә катнашырга 400 кеше гариза җибәргән. Бәйге октябрь-ноябрь айларында 7 номинация буенча барды. 29 җиңүче сайлап алынды. Алар Мөслимдә узган фестивальгә кунак буларак чакырылды, бүләкләнде. Фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мөслим районы хакимияте белән берлектә уздырылды.

11 декабрь көнне Казанда республикакүләм “Татар кызы – 2022” бәйгесенең финалы узды. Быел әлеге бәйге Халыкара дәрәҗәдә 11 нче һәм Республика күләмендә 7 нче мәртәбә оештырылды. «Татар кызы-2022» бәйгесенең республика этабы финалына Балык Бистәсе, Мөслим, Актаныш, Яшел Үзән, Әтнә, Югары Ослан, Лаеш районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән 11 кыз катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында киләсе 2023 ел татар дөньясы өчен Дастаннар елы дип игълан ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*