tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Өмет”не – һәр татар гаиләсенә
“Өмет”не – һәр татар гаиләсенә

“Өмет”не – һәр татар гаиләсенә

Ульяновск өлкә Хөкүмәте 33 еллык тарихы булган “Өмет” газетасының тиражын – укучылары санын ике тапкыр арттыру бурычы куя.

Өлкә Губернаторының эчке сәясәт буенча урынбасары Александр Коробко киләсе яртыеллыкта “Өмет” газетасының тиражын ике тапкыр арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Анда Губернатор администрациясе, татар автономиясе, “Сембер” бизнес-клубы, өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, “Өмет” газетасы редакциясе хезмәткәрләре катнашты.

– “Өмет” – сыйфатлы, бай эчтәлекле, абруйлы газета. Ул өлкә Губернаторы эшчәнлеген дә киң һәм оста итеп яктырта. Интернет, социаль челтәрләр тормышыбызга ныклап үтеп керсә дә, басма матбугат, газеталар озак яшәячәк әле. Шул исәптән “Өмет” тә яшәргә тиеш. Ә моның өчен, барлык резервларны эшкә җигеп, бөтен мөмкинлекләрне кулланып, газетабызның тиражын, ягъни укучылары санын кимендә ике тапкыр арттырырга кирәк,- диде Губернатор урынбасары.

Александр Коробко белдерүенчә, өлкәдә эшләп килүче барлык мәдәният йортлары һәм клублар, китапханәләр, музейлар, дәвалау учреждениеләре, белем һәм тәрбия бирү оешмалары, шифаханәләр һәм кунакханәләр милли телләрдәге басмаларны, шул исәптән “Өмет”не дә яздырып алырга тиеш.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин якын арада барлык районнарда да милләттәшләребез белән очрашулар үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге очрашуларда теләге булган кешеләр газетага язылыр иде, диде ул. Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов Яңа ел бәйрәменнән соң Ислам мәдәният үзәгендә эшмәкәрләр, татар милләтеннән булган җитәкчеләр, зыялылар белән очрашу үткәрергә җыенулары турында хәбәр итте. Татар җанлы эшмәкәрләр ярдәмендә сугыш һәм хезмәт ветераннарын, мохтаҗ гаиләләрне газетага яздырырга мөмкин, диде Наил Хәсән улы. Ә “Сембер” бизнес-клубы вәкиле Эмиль Мифтахов мобилизация буенча киткән ир-егетләрнең гаиләләренә “Өмет”кә подписка бүләк итәргә теләк белдерде. Ун татар гаиләсенә менә шундый Яңа ел бүләге әзерләдем, диде Эмиль әфәнде. Шәһәребезнең танылган меценаты Марат Якупов “Сембер” бизнес-клубы карамагында газетага яздыру фонды булдырырга тәкъдим итте. Марат Ирфан улы фикеренчә, бизнесменнар “Өмет”не халыкка җиткерүдә актив катнашсын өчен кызыксындыру чаралары уйлап табарга кирәк. “Сембер”нең җитәкчесе Эльмира Алиакберова әйтүенчә, оешманың барлык актив әгъзалары да якын арада газетага язылачак. Алар үзләренең әти-әниләренә, туганнарына подписка бүләк итәргә, шулай ук хезмәт коллективларындагы татарлар арасында газетага язылу кирәклеге турында аңлату эше алып барырга әзер, диде Эльмира Рамил кызы. Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов озак еллар дәвамында редакция белән бергә эшләү, нәтиҗәле хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

– Без үзебезнең районда үткәрелгән барлык милли-мәдәни чараларга да халыкны “Өмет”тә басылган белдерү буенча җыябыз. Башка бернинди газетага да белдерүләр биргәнебез юк. Концерт яки спектакль турында ишетмичә калдык бит, диюче татарларга, һәрвакытта да, “Өмет”кә язылырга кирәк, бөтен белдерүләр, яңалыклар шунда басыла, дип әйтәм. Әлеге киңәшемә колак салып, газетага язылучылар һәм соңыннан килеп рәхмәт әйтүчеләр байтак,- ди шәһәр Думасы депутаты.

Ульяновск шәһәре мөхтәсибе, Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин газетада “Балалар сәхифәсе”н яңартып җибәрергә киңәш итте. Татар теле түгәрәкләренә һәм факультативларына, дин дәресләренә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бу зур ярдәмлек булыр иде, ди хәзрәт.

Очрашуда шулай ук газетаны халыкка таныту өстендә эшләү, “Өмет”кә онлайн язылу мөмкинлеге бирүче куад-кодлы стендларны шәһәр һәм авыл мәчетләрендә, мәдәният учакларында урнаштыру буенча тәкъдимнәр әйтелде.

Исхак ХӘЛИМОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*