Яңгул авылының тарихына күз салсак, авылга нигез салучы марилар да сулы урынга, Шушма елгасы буена нигез салганнар.Нәкъ шул урында кешеләргә яшәеш өләшүче чишмәләр дә булган.Чишмәләр алар сафлык,чисталык билгесе дә. Элек – электән әби – бабаларыбыз шушы суларны эчкән, шушында кичке уеннар уйнаганнар, вәгъдәләр бирешкәннәр. Бүгенге көндә дә чишмәдән Яңгул халкы тешләрне камаштырырлык салкын, саф, чиста су ала. Һәр чишмәнең үз тарихы бар.
Беренче чишмәне Әшри чишмәсе диләр. Элек тау битеннән кечкенә генә булып, су бәреп чыккан. Биек тау битеннән челтерәп аккан бу суны күреп, Әшрафҗан дигән бабай зурайтып, суга юл ачкан. Аннан бәке күк чокыр казып кешеләр шуннан эчәргә су алганнар.Тора-бара аңа агач улак куелган, хатын-кызлар кер чайканнар, халык эчәргә суны шуннан алган.Ә менә бүгенге көндә нинди матур зур басма салынып, чишмә матур өй эчендә челтерәп, матур җырын сузып, үзенең авыл халкын су алырга чакырып тора. Бүгенге көндә бу чишмәне Әшрафҗан бабайның оныклары Әшрафҗанов Илшат белән Марат шушындый матур халәткә китереп карап торалар.
Икенче чишмә-Югары чишмәнең тарихы бик гади. Авылны югары ягында яшәүчеләргә башка чишмәләр ерак булганлыктан, үзләренә эчәр суны акырын гына агучы бу чишмәдән алганнар. Акрынлап аның агар юлын иркенәйткәннәр, агачлардан арындырганнар, шулай итеп авылда тагын бер чишмә барлыкка килгән.
Өченче чишмә – Муллагали чишмәсе. Бу чишмәгә якын торучы җор телле Муллагали абый, суга килүче кызларга уен –көлке сөйләп, булышып торган булган. Үз шул тирә дә яшәгәнлектән, чишмә буен чистартып, улакларын карап торган. Шуңа Муллагали чишмәсе дигән атама бирелгән.
Чишмәләребез гел шулай саф, мул сулы булып, кошлар җырына кушылып, челтерәп агып, үз халкын чакырып, саф суы белән канәгатьләндереп торсын.