tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Каюм Насыйри музеенда булды
Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Каюм Насыйри музеенда булды

Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Каюм Насыйри музеенда булды

2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.

Форум катнашучыларына Каюм Насыйриның музей-утары буенча экскурсия оештырылды. Алар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның биографиясеннән күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Музей экспозициясендә Каюм Насыйриның күп кенә шәхси әйберләре саклана, бу музей кунакларына танылган мәгърифәтченең тормыш чоры көнкүрешенә чумарга мөмкинлек бирә.

Биредә журналистлар шулай ук танылган язучы, «Каюм коесы» китабы авторы Эльмира Шәрифуллина белән очраштылар. Язучы «Каюм коесы» китабыннан поэма укыды. Делегатларга Эльмира Шәрифуллинаның “Йөрәк сүзе” китабы бүләк ителде.

Музей урнашкан бина өр-яңадан торгызылган һәм XIX гасырның агач төзелеш истәлеге булып тора. Әлеге бинаның беренчесен Каюм Насыйриның туганы Мөхәммәтбәдигъ Хөсәенов төзеткән булган. Каюм Насыйри әлеге йортта 1887—1902 елларда яшәгән. Документларга карап, Каюм Насыйри яшәгән бүлмә элекке хәлендә торгызылган.

Музейда 260 саклау берәмлеге экспонат җыелган. Экспозицияләр К. Насыйриның тормышын һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген яктырта. Биредә XIX гасыр мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Сәгыйть һәм Ибраһим Хәлфиннәргә багышланган материаллар да урын алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*