Татарстан Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә Россия Рәссамнары берлеге әгьзасы, Бакый Урманче бүләге иясе Ринат Әхмәтовнын «Койма артында» дип аталган гадәти булмаган күргәзмәсе эшли. Ринат Әхмәтов декоратив-гамәли сәнгать белән 10 ел элек шөгыльләнә башлый. Бу рәссамның икенче шәхси күргәзмәсе. Беренчесе ТАССРның 100-еллыгына “йөзгә-йөз” проекты кысаларында “Хәзинә” галееренда була.